23 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе - Л. Н.Толстой»-дигән әдәби сәгать уздырылды. Толстойның әсәрләрен аңлар өчен аның шәхси тормышы белән белән танышырга кирәк .Бу чарага «Без бу исем белән яшибез,без бу исем белән горурланабыз», дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән китаплар аның әсәрләренә һәм Толстойның тормыш һәм иҗатына багышланган иде. Балалар өчен « Лев Николаевич Толстойның биографиясе» дигән презентация әзерләнде һәм күрсәтелде.