Драматург, артист, әкиятче, прозаик, мәзәкче, публицист, тел белгече, режиссер, мөгаллим-остаз Рабит Батуллага 26 мартта 80 яшь тула.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Китап укучыларга ул үзенең   "Ак бүре”, "Алыпбатыр маҗаралары” "Куян баласы Наян” әкиятләре белән дә, "Кичер мине,әнкәй!”,  "Ак күгәрченнәр”, "Ана каргышы” исемле пьесалары , "Сөембикә” тарихи романы ,”Юл буенда зәңгәр чәчәк” романы, Г.Тукайның эчке кичерешләрен үзенчә тасвирлап язган "Кылдан нечкә, кылычтан үткен” романы, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган "Бию җене кагылган егет” кыйссасы  һәм башка бик күп әсәрләре белән таныш.

Язучының юбилее уңаеннан, 23 март көнне, Айдар авыл китапханәсендә “Халкым, сиңа багышладым иҗатымны” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Рабит Батулланың күргәзмәдә урын алган китаплары, вакытлы матбугатта чыккан язмалары  төрле катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International