24 нче март көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А.Үзәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен Л.Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган “Лев Николаевич Толстой – балаларга “дигән темага әдәби-сәгать үткәрде.
Китапханәче балаларга 2018 нче елның Татарстанда Толстой елы дип игълан ителүен сөйләде.Танылган язучы, сүз остасы, югары фикер йөртүче , танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды .Сөйләү слайд презентация күрсәтү белән барды. Лев Толстой балаларны яраткан,балалар дөньясын белгән . Төрле яшьтәге балалар өчен чиксез күләмдә хикәяләр, мәсәлләр, әкиятләр язган.Чараның барышында хикәя, мәсәл, әкият жанрларына аңлатма бирелде. Теләүчеләр “Арыслан һәм эт”,”Сөяк”,”Акула”,”Фил” дигән хикәяләрне укыдылар. Балалар хикәя геройларына карата үз фикерләрен белдерделәр. Барлык укучылар да бергәләп Толстойның китапларын яратырга, яхшылыкка,батырлыкка өйрәтүе турында нәтиҗә чыгардылар