Конкурсантлар сәхнәдә берсен-берсе алмаштырып, талантларын күрсәттеләр: бик матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Әлеге иҗади фестиваль өлкән яшьтәгеләр арасында зур популярлык ала бара. Күпләргә ул лаеклы ялга чыккан кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачуын аңларга ярдәм итә. Буш вакытның чикле булмавы пенсионерларга үзләрен иҗатта, шул исәптән сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә.
Фестиваль барышында ветераннарга кайнар коймак, чәй әзерләнде.