Ветераннар безнең белән янәшә яши,барсы да китапханәгә йөри алмый. Китапханәче “Ветераннар янәшәдә яши”дигән девиз астында яңа китаплар белән таныштыру һәм китаплар өләшү максатыннан рейд оештырды. Йөрү вакытында яңа китапларга, вакытлы мәтбугатка күзәтү оештырды, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.