Шигърият көне ул- шигырь сөючеләр, шигърияткә, шигырь сәнгатенә, матур сүзгә, поэтик образларга битараф булмаган кешеләр бәйрәме. Китапханәгә килүчеләр үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Алар тарафыннан хәзерге заман авторларының һәм татар классик шагыйрьләренең шигырь юллары яңгырады. Ә китапханәче Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан оештырылган “Шигъри тәлгәшләр”- исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.