26 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә язучы-прозаик, драматург Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Халкыбызның игелекле улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Рабит Батулла – күпкырлы әдип, төрле жанрларда иҗат итә. Ул психологик пландагы реалистик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре, күп кенә сәхнә әсәрләре, күләмле романнары белән укучыларга яхшы таныш. Киң җәмәгатьчелек аны татар халкының мәшһүр шәхесләре турындагы тарихи-әдәби документаль очерклар һәм Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр авторы буларак та белә. Әлеге күргәзмәдә язучының куп кенә әсәрләре урын алды. Күргәзмәнең төп максаты әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International