Айдар мәдәният йортында да "Оста куллар" берләшмәсе эшләп килә. Әлеге шөгельне якын күрүчеләрне бергә җыеп,бәйләү, чигү-тегү серләренә төшендерү, төсле кәгазьләр белән эшләү һәм вакытны файдалы үткәрү максатыннан эшли әлегедәй берләшмәләр. Авылыбызның кул эшләрен яратып йөрүчеләр бер-берләрен өйрәтеп, үзләре дә яңа ачыш ясап, әлеге берләшмәгә теләп йөриләр.