23 нче март көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында “School Theatre” дип исемләнгән театр конкурсы булып узды. Бу конкурста Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Конкурсның максаты инглиз теле өйрәнүнең сыйфатын яхшырту, укучыларның сәнгати һәм эстетик культурасын үстерү,аларга тормышта яхшылык һәм матурлыкны күрергә өйрәтү. Жюри членнары чыгышларны авазларның дөрес әйтелеше, башкару осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, оригинальлек, декорация һәм костюмнардан чыгып бәя бирде.