2018 елның 24 мартында «Биектау» спорткомплексында Халыкара класслы спорт остасы, Европа чемпионы, Олимпия уеннары катнашучысы С.Ф.Тимофеев призына ирекле көрәш буенча 3 ачык ботенроссия турниры узды. С.Ф.Тимофеев – безнең якташ, бугенге көндә Казан шәһәрендә яши, Биектауда ирекле көрәш буенча тренер булып эшли.
Ярышларның ачылу тантанасында безнең районнан да спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин Д.С. катнашып кайтты. Ул Сергей Федоровичка Теләче муниципаль район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.