23-24 март көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә 40 һәм аннан югары яшьтәге ветераннар арасында армрестлинг буенча Россия Чемпионаты үтте. Балалар спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.Ә. укучысы Карабаев Радик әлеге ярышларда катнашып, 70 кг. үлчәү авырлыгында 1 урын яулады. Радик Россия җыелма командасына кертелеп, май ахырында Болгариянең София шәһәрендә узачак Европа Чемпионатында һәм сентябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә узачак донья Чемпионатында катнашу хокукын алды. Шулай ук тренер Кыямов А.Ә. Россия чемпионы әзерләве өчен Кубок белән бүләкләнде.
Татарстан командасы әлеге ярышларда 1 урын алды.