26 март көнне Теләче балалар китапханәсендә начар күрүче балаларга презентация ярдәмендә онлайн аудиокитаплар тыңлатылды.

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Язгы каникуллар вакытында, гадәттәгечә, балалар китабы атналыгы уздырыла. Атналыкның беренче көне Р. Батулла әкиятләрен тыңлау белән башланып китте. Бу көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы һәм  драматург Р Батуллага 80 яшь тулды. Аның иҗаты дәүләтебез тормышында зур роль уйный. «Минем тарафтан әлеге әкиятләр ике яшьтән алып туксан яшькә кадәрге кешеләр өчен уйлап чыгарылды. Алар, ике яшьлек балалар өчен дә кызыклы булачак, аларны кечкенәләргә өлкәннәр укырга тиеш» дип яза автор, безнең китапханәдә тыңлатылган әсәрләре турында. Моннан тыш, «Батулла бабай әкиятләре» дигән китап күргәзмәсе төзелде, анда укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International