Китап күргәзмәсе куелды.

2018 елның 27 марты, сишәмбе

26 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә, язучы-прозаик, драматург “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Киң колачлы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Күргәзмәдә китап укучылар Рабит Батулланың китаплары, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International