Китапханәче белән очрашу

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Безнең  балалар бакчасы авыл китапханәсе белән элемтәдә тора. Безгә кунак булып авылыбыз китапханәчесе Махмутова Гөлназ Вакыфовна килде.Ул балаларны үзе алып килгән китаплар белән таныштырды, әкиятләр укыды,китапларның ничек саклануын, аларны саклап кына тотарга кирәклеген, китапны алып торып өйдә ничек укылуын аңлатты. Балалар үзләре дә Гөлназ апаларына шигырләр, әкиятләр сөйләп күрсәттеләр.дуслык турында сөйләштеләр.Балаларга очрашу бик ошады һәм файдалы булды, алар Гөлназ апаларын тагы кунакка чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International