28нче март көнне 1нче һәм 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Балалар бакчасында инновацион эшчәнлек ” темасына районның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең мөдирләре өчен семинар үтте.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Шушы ике балалар бакчасы да математика буенча  Федераль инновацион мәйданчык исемен йөртәләр. Семинарның беренче өлешендә:  "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре " дип исемләнгән уен-дәресне Хабирова Ф.Ф. –  1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының педагог-психологы тәкъдим итте ,  “Өч аю” дигән өзлексез белем бирү эшчәнлеген  Давлетшина Р.Н. -1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының тәрбиячесе күрсәтте  . Икенче өлеш  3нче номерлы Теләче балалар бакчасында дәвам итте: тәрбиячеләр Хафизова А.Р.- дидактик уен, Мухаметзянова А.А.-  “Казлар-аккошлар” дигән өзлексез белем бирү эшчәнлеген, Мингазова Г.Р.- математика буенча квест уеннар күрсәттеләр. Семинарда Нуруллина А.Х.-  1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының  өлкән тәрбиячесе, Сафина Е.В. - 3нче номерлы Теләче балалар бакчасынының мөдир урынбасары чыгыш ясадылар.  Семинарны йомгаклап, сүз район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н.га бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International