Безнең җиңүче

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

26 – 28  нче  март  көннәрендә  Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Г.Р. Сәлманова   “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсының  йомгаклау этабында  катнашты. “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсына илебезнең төрле регионнарыннан  укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Югары квалификация категориясенә ия булган Г.Р. Сәлманова  уңышлы чыгыш ясап , “ Эрудиция и иҗади фикер” номинациясендә җиңү яулады, диплом һәм бүләк алды. Җиңүегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International