«Л.Н.Толстой һәм театр»

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

 Бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстой үзеннән соң данлыклы әсәрләр калдыруы белән генә түгел,  ә милләтне һәм халыкларны берләштерә торган рухи фәлсәфәне дә мирас иткән олы шәхес, дип бәяләнә. Толстойның  “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина”, “Якшәмбе” кебек әсәрләре бүгенге көндә дә дөньда танылган китаплар исемлегендә йөри.
     2018 ел -Татарстаныбызда Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителү сәбәпле,  27 март -театр көне уңаеннан,  Айдар мәдәният йортында  «Л.Н.Толстой һәм театр»- дип исемләнгән   күргәзмә  оештырылды. Язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан   « Все дороги ведут в Казань», «Лев Николаевич Толстой», «Казанский период жизни Л.Н.Толстого»-буклет һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Язучының биографиясе, Казан шәһәрендәге тормышы турында сөйләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International