Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Күргәзмәнең төп максаты әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы була. Китапханәгә килгән укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды.