28 нче март көнне 1нче һәм 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Балалар бакчасында инновацион эшчәнлек ” темасына районның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең мөдирләре өчен семинар үтте.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Семинарның беренче өлеше безнең балалар бакчасында узды.  Республика күләмендә эксперименталь бакча булып саналган“Агрокласс” проекты буенча "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре " дип исемләнгән уен-дәресне Хабирова Ф.Ф. – педагог-психолог тәкъдим итте , математика буенча  Федераль инновацион программа “Мате: плюс” буенча “Өч аю” дигән өзлексез белем бирү эшчәнлеген  Давлетшина Р.Н. - күрсәтте  . Семинарда өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. белән  бакча мөдире Дәүләтшина А.Н. шушы яңа проеталар белән эшләү алымнары белән уртаклаштылар. Алга таба педагоглар коллективы өченче номерлы балалар бакчасының тәҗрибәсе белән танышты. Семинарны район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем   һәм тәрбиябирү методисты Саетова А.Н.йомгаклап үткәрелгән эшкә зур бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International