28 март көнне Сауш авылы китапханәсендә чираттагы «Ак калфак “ членнары очрашу- кичәсе “Хатын- кызның күрке-яулык”темасына багышланды.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Кичәне китапханәче Сәйфетдинова Р. яулык тарихы белән таныштырудан башлады.

    Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби- әниләребез башларына өрпәк(өчпочмаклы яулык) һәм тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йоргәннәр.Тора –бара фабрикада эшләнүче дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән...

     Хак әйтәләрдер тарих яшәгәдә, йолалар сакланганда милләт яши. Кичә дәвамында бик күп истәлекләр яңарды, яулык сүзе  кергән җырлар башкарылды. Истәлекләр, яулыклар тарихы чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International