Мартның соңгы атнасы безнең илдә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә.

2018 елның 30 марты, җомга

Ул 1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән гамәлгә кергән. 28 март көнне Айдар авыл китапханәсендә дә балалар китабы көне һәм язгы каникуллар уңаеннан «Туган көнең белән, Китап!” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәдә балаларны юбилей хөрмәтенә, “китаплардан пешерелгән бәйрәм торты “ каршы алды.

Бу көннәрдә китапханәләрдә   бәйрәм атмосферасы тантана итә, төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен әдәби уеннар, күңелле конкурслар һәм башка массакүләм чаралар үткәрелә. Барлык үткәрелә торган чараларның  төп максаты булып- укучыларны китап укуга җәлеп итү, игътибарлы, талантлы балалар  итеп тәрбияләү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International