Бу көнгә Үзәк авыл китапханәсендә «Шигърият–җанга, йөрәккә дәва» дигән темага китап күргәзмәсе ясалды. Һәркем үзенең яраткан шагыйрен, яраткан шигырьләрен тапсын. Күргәзмәгә Бөтендөнья шигърият көненең барлыкка килү тарихы турында да мәгълүмат куелды.