30 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары белән, «День книжного сюрприза» - «книжные жмурки» уены үткәрелде.

2018 елның 30 марты, җомга

«Книжные жмурки» эчтәлеге буенча искиткеч, әмма бүгенге көндә бераз онытылган китапларга укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылды. Соңгы вакытта кешеләр китап уку турында оныта башладылар. Алар ешрак телевизор карый, мәгълүматны ешрак интернеттан ала. Шуңа күрә укуга зәвыкны балачактан тәрбияләү мөһим. Чөнки гыйбрәтле, яхшы китаплар бик күп. Китапханә хезмәткәрләре уен вакытында нәкъ менә шундый китапларга игътибарны юнәлтте. Өйдә уку өчен китапларны махсус җыентыктан алырга тәкъдим итте. Нинди китап алганын укучы күрмәскә тиеш иде. Кире кайтарып биргәндә укучы белән китапның эчтәлеге буенча әңгәмә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International