Китапханәче балаларга «Тылсымлы сандык»та кызыклы китаплар, әкиятләр алып керде. Балаларны алып килгән китаплар белән таныштырды, әкиятләр, шигырьләр укыды. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга бу очрашу бик ошады.