"Мәдәни көндәлек"

2018 елның 30 марты, җомга

2014 нче елда башлангыч алган"Мәдәни көндәлек" проекты бары 1нче сыйныф укучыларына адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар өчен булуы белән аерылып тора.Укучылар ел буена нинди мәдәни урыннарда булуларын шушы көндәлектә билгеләп баралар. Мәсәлән: китапханәдә, музейда, кинотеатрда...

Көндәлек китапханәгә китап укучылар санын һәм мероприятиеләр санын да арттырырга бер этәргеч булып тора..Табигатькә яз килде һәм каникуллар башланды. Язгы каникул көннәрендә Баландыш авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларын бик шатланып каршы алды һәм аралашты. Мәдәни көндәлекләренә китапханәдә булганлыклары билгесе итеп тамга салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International