Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасының бер юнәлешен балаларга экологик тәрбия бирү алып тора. Табигать балаларда күзәтүчәнлекне тәрбияләргә, гадәти булып тоелган табигать байлыкларын күрә белергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга өйрәтә. Ә күптән түгел бакчабызда старт алган “Агрокласс” проектын тормышка ашыру эшчәнлеге кертелү, экологик юнәлештә тагын да тырышыбрак эшли башлауга этәргеч бирде. Бүген балалар белән комбайнер һөнәре белән таныштык. Башта виртуаль экскурсиягә барсак, ахырдан алган кичерешләр белән уртаклаштык.