2018 нче ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан 29 март көнне Иске Жөри авылы китапханәсендә мәшһүр рус язучысы, прозаик Максим Горькийның 150 еллыгы уңаеннан “Кешеләрне хезмәт яшәтә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
А.М. Горький узган гасырда иҗат иткән иң каршылыклы язучыларның берсе. Китапханәгә килгән һәр укучы аның әдәби әсәрләре белән таныша ала. Әлеге әсәрләрнең күбесендә кеше шәхесенең күптөрле һәм катлаулы сыйфатлары яктыртыла.