31 март көнне Олы Нырсы мәдәният йортында Илгиз Зайнуллинның “Әрем исе” спектакле куелды. Әсәрдә Сәфәр белән Сараның язмышлары сүрәтләнә.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Театрның төп ролендә Сара ролен авылыбызның хөрмәтле кешесе, театрның режиссеры- Давлетгараева М.А,Сәфәр ролен- Гараев Ф.В башкардылар.Бу ике үзешчән артисларыбыз рольләренә кереп китеп, тамашачыларга әсәрнең төп мәгънәсен аңлатып бирделәр. Спектакльдә катнашкан һәр уйнаган артист булдыра алганча үз ролен башкарды. Алар берсе өчен берсе борчылып,ярдәмләшеп ,уйнап чыктылар.Тамашачыны кызыксынучанлык белән яраттырды Олы Нырсы авыл артислары. Тамашачылар канәгать булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International