31 нче март көнне Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Казань шәһәрендә кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар җитәкчеләре Алексеева И.Х, Нуртдинова Е.Я. һәм Д.Г. Фатхрахманова белән берлектә “ Россия – минем тарихым” дигән тарихи күргәзмәдә булдылар, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында һәм Гәлиаскар Камал исемендәге Татар академия театрында бик матур спектакльләр карап кайттылар. Казанның күренекле урыннарына сәяхәт барысына да бик ошады һәм искиткеч кичерешләр калдырды.