Яз җитүгә җылы яклардан безнең "канатлы дусларыбыз" - кошлар әйләнеп кайталар.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үз ояң  булу.Безнең Баландыш балалар бакчасында  атна дәвамында балалар әтиләре, абыйлары белән ясаган сыерчык ояларын алып килделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International