2 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Техниканы карауга барлыгы 22 трактор, 7 арба әзерләнеп, тезелеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Шулай ук, тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек итү идарәсе житәкчесе Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.