30 март көнне, Айдар авыл китапханәсендә, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан «Безне китап дөньясы берләштерсен!» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Халыкара балалар китабы көне-барлык китап сөючеләр бәйрәме, балачак бәйрәме, китапханәчеләр,  балалар язучылары, шагыйрьләре бәйрәме. 

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Чара барышында балалар Халыкара балалар китабы көненең тарихы турында белделәр, әдәби әсәрләр буенча сәяхәт кылдылар, уен-викториналарда катнашып, кызыклы табышмакларга җавап бирделәр. Шунда ук теләгән һәркем яраткан китабы белән фотога төште. Чара бик күңелле узды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International