Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. 1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язгы моңны, кошлар җырын - чык син тыңларга”- дигән темага экологик дәрес үткәрелде. “Кошлар безнең дусларыбыз” исеме астында рәсемнәр ясадылар. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. “Син кошларны беләсеңме?” дигән мавыктыргыч викторина үткәрелде. Укучылар кошлар тормышы турында сөйләүче буклетлар белән таныштылар.