"Экологик сукмак буйлап..."

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

30 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның экологик культураларын үстерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан "Экологик сукмак буйлап..." дип аталган экологик дәрес үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә  бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International