Беренче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагогыбыз Вохмина Гөлия Рашат кызы Энәсез печворк, ягъни кинусайга, Япон техникасы белән таныштырып, мастер- класс күрсәтте. Мастер-классны күрсәтүдә аңа, түгәрәкләренә йөрүче укучылар ярдәмгә килде. Шулай ук Гөлия Рашат кызы безгә бу техниканың тарихын да бәян итте. Ул безгә Көнчыгыш якларыннан килеп кереп, үзенең җиңел эшләнелеше һәм оригинальлеге белән отышлы булган. Икенче көн тәртибендә агымдагы атнаның конкурсларына әзерлек эшләре алып барылды. Алар: “Без бергә” һәм “Национальный колорит” Республика конкурслары.