1 апрель - Халыкара кошлар көне.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

 Бу көнне баландыш авыл китапханәчесе белән Мәдәният йорты директоры "Кояшкай"балалар бакчасына барып "Кошлар - безнең дуслар" дигән бәйрәм уздырдылар. Кошлар турындагы белемнәрен тикшерү һәм ныгыту максатыннан "Син кошларны беләсеңме?" дигән уен конкурс һәм "Кошлар турында нәрсәләр беләсез?" дигән викторина үткәрелде. Балалар уенда бик актив катнаштылар . Бу чара рәсем конкурсы белән тәмамланды, аннан соң барлык катнашучылар да призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International