1 апрель - көлке һәм юмор көне.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бу көнне  халык бер-берсенә көлкеле хәлләр сөйләп шаяртырга, кәефләрен күтәрергә тырышалар. Көлке көненә карата,  китап укучыларга яхшы кәеф,  шатлык бүләк итү максатыннан, Айдар авыл китапханәчесе, “Язучылар елмая”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды һәм китапларга күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә К.Кәримов,Ф.Баттал, Т.Миңнуллин, А.Хәмзин, М.Сәлим, Ф.Садриев кебек  язучыларның сатирик әсәрләре урын алды. Бу китапларда юмор хисе бик югары ноктада сүрәтләнгән,алар бик җиңел укылалар,укучыларны кызыксындыралар. Күргәзмә киң даирә китап укучылар өчен төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International