3 апрель көнне Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбендә «Кошлар көне» чарасы үткәрелде. Чарага бер атна кала рәсемнәргә һәм сыерчык ояларына конкурс игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бу чарага бик теләп рәсемнәр ясадылар. Сыерчыкларны һәр бала яңа оя белән каршылый.