2 нче апрель -Халыкара Балалар китабы көне.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Балаларны кечкенәдән үк китап сөючеләр итеп тәрбияләү һәм китапханәнең булачак укучылары итү максатыннан Баландыш авыл китапханәсе «Китапханәгә балалар бакчасыннан» дигән акция уздырды. Акция кысаларында китапханәче нәниләргә китап белән ничек дус булырга икәнен аңлатты. Балалар язучылары һәм алар өчен иҗат ителгән китаплар белән таныштырды.Балалар яңа китапларны, хикәя, шигырь, әкиятләрне рәхәтләнеп тыңладылар. Ахырдан китапханәче барлык балаларны китапханәгә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International