Бар җиһанны нурга , матурлыкка күмеп - яз атлый. Язның беренче кошы булып кара карга санала. Кара каргалар килү белән безнең татар халкының яратып үткәрелә торган "Карга боткасы" бәйрәме җитә. Бүген дә Олы Мәтәскә авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. безнең "Каенкай" балалар бакчасыны йөрүче балалар да бу күнелле бәйрәмнән читтә калмадылар. Бәйрәм матур шигырьләр, дәртле җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ә ахырдан иң кызыгы һәм күңеллесе - Карга боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәмнән балалар бик канәгать калдылар.