Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 5 апрельдә Теләче 3нче балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш өйрәнүләр үткәрелде.

Өйрәнүләр барышында бер төркемдә уйланылган янгын чыгу ноктасы табылды, шул уңайдан бинадагы кешеләр эвакуацияләнде. Тревога сигналы буенча (автомат янгын сигнализациясе эшләде) барлык балалар һәм эшче коллективы балалар бакчасы бинасыннан чыкты. Шундый гадәттән тыш очрак өчен һәр төркемдэ һәр баланыңның сулыш алу органнарын саклаучы шәхси чарасы- марля бәйләвече бар иде. Балалар һәм тәрбиячеләр бик тиз, шул ук вакытта сак чыкты: берәү дә йөгерми, этеш-төртеш тә юк, тынычлык сакланыла- бу исә янгын вакытында иң төп кагыйдә. Өйрәнүләр уңышлы гына узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International