Теләче урта мәктәбе укучысы Гайнетдинова Айсылу “Эзләнүләр аша камиллеккә” дигән II Республика фәнни – эзләнү конференциясендә катнашып кайтты. Айсылу бу бәйгедә актив катнашып, җиңү яулады, дипломга лаек булды. Айсылуны бу бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!