Бу дөньяны бераз яхшы якка үзгәртергә үзебез алынмасак, кем алына? Дөрес юлдан тайпылган балаларга ярдәм кулын без сузмасак, кайдан таяныч эзләсен ул ялгышкан сабыйлар? Ялгыш адымнан кешелекне беркем сакламаган һәм нәкъ менэ хаталар өстендә эшне дөрес алып барудан тора да инде соңгы нәтиҗә.
2009 нчы елнын 21 нче гыйнварыннан «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» Татарстан Республикасының 7 нче номерлы Законы рәсми рәвештә кабул ителде, бугенге кондә дә остазларыбыз элеге законга нигезләнеп эшли.
Җәмәгать тәрбиячеләре закон белән тыелган гамәлләр кылган баларга дөрес юнәлеш бирүдән кала, алар өчен чын дус, кинәшче булып кабул ителә. Безнең районда бүгенге көндә, шундый 8 остаз әлеге балаларның якты киләчәге өчен үзләре белэн берлектә көч куя.
Беренчеләрдән булып, бу изге эшкә бүгенге көндә Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галеев Артем Валерий улы аяк басучы булды. Үткән 2017 елда яшьләр эшләре һәм спорт булеге житәкчесе буларак, ул башкаларга караганда районыбыз яшьләренең тормышы белән күбкә якынрак таныш. Үзе әйтуенчә: «…аларның һәрберсе игътибар узәгендә булырга омтыла, ләкин кайберләре бу теләкне тормышка ашырыр өчен дөрес ысуллар сайлый алмый...». Галеев Артем профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләну сәбәпле, үз карамагында булган «тәртип бозучыга» да гаять зур спорт дөньясына юл ача, нәтижәдә: бала нинди үзенчәлекле булуына карамастан, унай корылган әйләнә-тирә тиешле йогынтысын ясый. Әле кичә үз көчен кая куярга белмәгән сабый, гомүмән дөньяга карашын үзгәртә, алдагы елларга бөек максатлар куя башлый.
Һәр җәмәгать тәрбиячеләренен үз алымнары була. Бүгенге остазыбыз әлеге баланы кешелеккә мөнәсәбәтен үзгэртүдән кала, үз-үзен җиңәргә һәм шул рәвешле өлкәннэрнен, яшьтәшләренен хөрмәтен яуларга өйрәтә - кешелэргә изгелек эшләп, бары яхшы гамәлләр кылырга өнди.
Дөньяны яхшы якка үзгәртергә үзебез алынмасак, безнең киләчәк өчен беркем дә җаваплылык тотмый. Хәтта бу очракта битараф булу да беркемне акламыячак. Безнең киләчәк безнең балалардан тора, балалар тормышы бүген безнең кулда!