Республика турниры үткәрелде.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

7-8 апрель  көнне «Батыр» спорткомплексында 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына оченче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.

Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 19 районыннан 23 команда , 230 яшь көрәшче катнашты.

 

Гомумкоманда урыннары:

  1. Теләче 1                            
  2. Кукмара                   

3 – Байлар Сабасы 1                      

        4 - Арча                        

 

Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн  Кубок, диплом, медаль һәм истәлек буләкләре  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International