Китап! Ул безнең тормышка балачактан ук керә, чөнки әниләр безгә йоклар алдыннан әкиятләр укыйлар.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Без аңа ияләшәбез, һавага, кояшка  ияләшкән кебек. Китап укыганда  һәркайсыбыз төрле - төрле сәяхәтләр кыла. Традиция буенча Шармаш авыл китапханәсе  язгы каникул вакытында кунакка «Почемучки» балалар клубын «Библиотека, книжка, я — вместе верные друзья» дип исемләнгән экскурсия уенга чакырды. Балалар зур китап дөньясына сәяхәт ясадылар. Алар абонемент, формуляр, уку залы, китапханә фонды һәм күп кенә башка әйберләр белән танышты. Бик кызыксынып балалар «В гости к сказочным героям» дип исемләнгән әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, «У книги в гостях» дигән уен уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International