2 нче апрель -Халыкара балалар китабы көне уңаеннан ,балаларны кечкенәдән үк китап сөючеләр итеп тәрбияләү һәм китапханәнең булачак укучылары итү максатыннан Күкчә авылы китапханәчесе « Балалар китабы – сихри бер дөнья »- дип исемләнгән акция уздырды. Акция кысаларында китапханәче нәниләргә китап белән ничек дус булырга икәнен аңлатты. Балалар язучылары һәм алар өчен иҗат ителгән китаплар белән таныштырды. Балалар яңа китапларны, хикәя, шигырь, әкиятләрне рәхәтләнеп тыңладылар.