Авыл китапханәсенә экскурсия

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Китап – кешене һәрчак яхшыга гына өйрәтүче , акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы , батыр йөрәкле булырга өйрәтә. Китапханә китапларның “өе ” дип санала. Иске Җөри балалар бакчасы авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора.  Менә без бүген дә балалар белән авыл китапханәсенә экскурсиягә   бардык. Китапханәче балаларга язучылар һәм аларның яңа китаплары турында сөйләде. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар һәм сорауларына җавап бирделәр. Ул аларга китапны пөхтә итеп укырга, ертмаска,китапка сак карарга кирәк икәнен дә әйтеп узды.  Балаларга әлеге очрашу бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International