Балалар бакчасында күчмә китапханә

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

6 апрель көнне 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, маҗаралар һәм ачышлар дөньясына чумарга, яраткан китап геройлары белән якыннан танышырга мөмкинлек туды. Китап укучы балалар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре зур тырышлык куялар. Нәниләр бик кызыксынучан булып чыкты, алар китапханәче белән рәхәтләнеп аралаштылар, үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар, түземсезлек белән китап битләрен актарырга һәм рәсемнәрен карарга керештеләр. Иң мөһиме, балалар уку белән кызыксынуларын һәм белемгә омтылуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International