Районда дәүләт техник карау хәм язгы-кыр эшләренә техниканың әзерлеген тикшерү дәвам итә

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

     6 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро» СХТ территориясында тракторларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

     Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә  техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.     

     Техниканы карауга барлыгы 18 берәмлек трактор хәм Роса маркалы үзйөрешле агу сибү машинасы әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Шулай ук, агрегатларның хәм чәчү комплексларының әзерлеге каралды.

     Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр)  хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән. Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International