Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, укучыларны наркотик һәм психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләрдән саклау максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 9 сыйныф җитәкчесе Х.Н.Нигъмәтҗанова укучылар белән аңлату әңгәмәсе үткәрде. Әңгәмә барышында видеороликлар күрсәтелде.